Шахмат турниры «Синең йөрешең»

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

19 июль көнне, Халыкара шахмат көне кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре  «Синең йөрешең» дип исемләнгән дуслык шахмат турниры үткәрделәр. Шахмат-спорт, фән, сәнгать. Шахмат - ул беренче чиратта үз-үзеңне сынау, осталыкның югары ноктасына ирешү. Бу гармонияле физик һәм интеллектуаль үсеш, форманы саклау өчен озак күнегүләр һәм эмоциональ тотрыклылык. Бу хәтер һәм игътибар, тапкырлык һәм математик сәләтләр, логика һәм фантазия үсеше. Уен кагыйдәләре турында чарада катнашучыларга кунак - шахмат Патшабикәсе сөйләде. Ул балаларны әлеге спорт төре белән таныштырды, фигуралар, аларның куелышы һәм уен вакытындагы гамәлләр барышы турында сөйләде. Балалар кызыксындылар һәм хәтта бер-берсенә каршы партия уйнадылар. Очрашуда катнашучыларның күбесе шахмат уены кагыйдәләре белән таныш һәм уйный белә. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Балалар көндәшләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булып, башкаларның уңышсызлыкларына теләктәшлек белдерделәр. Катнашучылар шулай ук шахмат белән бәйле төрле риваятьләр һәм мифлар турында белделәр, мәсәлән, «ак һәм кара» риваяте. Шахмат фигураларының хәрәкәтләрен рольле уеннар рәвешендә күрсәттеләр. Шахмат турнирында дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International