Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен районның тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. "Калатау серләре" исемле туристлык маршруты барысына да бик ошады. Кунаклар-балалар һәм аларның әти-әниләре экскурсиядән канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәт әйттеләр һәм әлеге маршрутка тагын бер кат барырга теләк белдерделәр.