Саба муниципаль районы "Яшьлек" яшьләр үзәге бюджет учреждениесе 2023 нче елда яшьләр сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында катнашып, "Гаилә җылысы"поекты белән 960 меңлек грант отты.

2024 елның 12 июле, җомга

Саба муниципаль районы "Яшьлек" яшьләр үзәге бюджет учреждениесе 2023 нче  елда яшьләр сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында катнашып, "Гаилә җылысы"поекты белән 960 меңлек грант отты. Әлеге проект кысаларында быел 4 зур чара үтәчәк. Бүген, 12 нче июль көнне, Байлар Сабасының "Сабантуй" ял һәм күңел ачу үзәгендә гаилә елы, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, проект кысаларында, 8-12 яшьлек балалары булган гаиләләр өчен бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмдә гаиләләр белән күңелле стартлар; футболка, кружка, шопперларга рәсем төшерү буенча һәм мунчада чабынырга өйрәтү буенча мастер- класслар, сумо уены  үткәрелде.Бәйрәмне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Каримов Марат Рәшит улы башлап җибәреп гаиләләрне бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгыннан яшьләр сәясәтендә Территорияләр белән эшләү һәм инфраструктура  үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Мамадалиева Алсу Шәүкәт кызы да  чакырулы иде. Алга таба ул сүз алып, гаиләләргә бүгенге уеннарда уңышлар теләде. Чарада шулай ук район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Шафикова Гульнар Ильдар кызы, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Гомәрова Алисә Мәгфүр кызы да катнашты. Күңелле стартларда призлы урын алган гаиләләргә диплом һәм акчалата бүләкләр, бәйрәмдә катнашкан һәр гаиләгә сертификат һәм рәхмәт хаты тапшырылды. "Гаилә җылысы" проектын тормышка ашыру тулысынча яшьләр министрлыгыннан алынган грант ярдәмендә үткәрелде. Гаиләләр махсус фото төшү урынында фотога төшеп, бу фотолар аларның үзләренә буләк ителде. Бәйрәмдә гаиләләргә бирелгән футболкаларны әти- әниләр дә, балалар да сөенеп кабул иттеләр. Махсус кунаклар- яшь җырчы Рамиль Закиров һәм  алып баручы Фаил Баязитов гаиләләрне җырлаттылар, биеттеләр, мәзәк сүзләре белән көлдереп, бәйрәмгә тагымда ямь өстәделәр . Чарадан һәр гаилә куңел күтәренкелеге, канәгатьлек хисе һәм рәхмәт сүзләре белән таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International