Сабабаш авылында авылдашлар очрашуы

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.

Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый . Туган ягыбызның  һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә бик тә якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

06 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре, Килдедебәк китапханәчесе һәм дә авылыбыз яшләре белән берлектә, җыр биюле төрле уеннар белән авылдашлар очрашуы уздырды. Әлеге бәйрәмгә шушы авылда кайчандыр туып үсеп, чит җирләрдә яшәп ятучы якташлар биредә гөмер итүче олы кечесе җыелды. Бәйрәм тамашасы күңелле уеннар, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Халык җырлап, биеп, уеннарда актив катнашып, күңелле ял итте. Әлеге авылдашлар очрашуы авыл халкына дуслык күперләрен ныгытып алга таба да бердәм булып яшәр өчен илһам бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International