Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 5 нче этабы

2024 елның 2 июле, сишәмбе

2024 нче елның 30 июнь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Әгерҗе шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

 Спортинг - дуплет ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 5 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

  1 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)

  2 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре)

  3 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре)

 “В” категориясендә:

1 урын – Поляков Алексей  (Киров шәһәре)

2 урын – Абдуллин  Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Галимова Ралинә (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

 “С” категориясендә:

1 урын – Мясников Сергей (Можга шәһәре)

2 место –Корепанов Станислав (Ижау шәһәре)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International