Бүген районыбызның 9 һәм 11 сыйныф укучыларына төп һәм урта белем алу турында аттестат тапшыру тантанасы булды. Бәйрәм «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында узды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров катнашты.