Идел буе зонасының спорт мәктәпләре арасында 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча спорт ярышлары

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Бу көннәрдә Сочи шәһәренең «Көньяк Спорт» федераль үзәгендә Идел буе зонасының спорт мәктәпләре арасында 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча спорт ярышлары уза. Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы спорт мәктәпләре декабрь аенда шул ук урында узачак финалга сайланачак. "Саба-Арена» спорт мәктәбенең җыелма командасы Егетләр (Латыйпов, Вәлиуллин, Йосыпов, Һадиев) һәм кызлар (Батыршина, Хәбибуллина, Гыймадиева) командаларыннан тора.
Ярышлар кысаларында ФНТР генераль директоры Олег Завалюев белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә спорт мәктәпләре арасындагы ярышларның мондый форматы киләсе елларда да ФНТР тарафыннан хупланылачагы турында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International