19-20 июнь көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату мәйданчыгында стендка ату буенча Татарстан Республикасы кубогының 4 этабы ярышлары узды. Әлеге ярышларда йөзгә якын спортчы катнашты. Түгәрәк һәм траншея стендында иң көчле спортчыларны билгеләделәр.
Ир-атлар скитында «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Арсений Ануфриев җиңү яулады. Арсений барлыгы 106 тәлинкәгә тидерә алды, ярымфиналда исә 27 , финалда 35 тәлинкәгә тидереп, көндәшеннән 2 төгәл аерма белән җиңү яулады.
Хатын кызлар турнирында шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Рәлина Галимова (тренеры Алексеев Ю.В.) алтын медаль яулады.
Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да сынатмауларын телибез!