“Китап битләрендә сугыш мизгелләре”

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Хәтер һәм кайгы көнне без дошман белән каты көрәштә һәлак булганнарның барысына да, безгә Җиңү китергән һәм безгә киләчәк бүләк иткән совет кешеләре буыны алдында баш иябез. Шул уңайдан, Саба районы үзәк китапханәсендә  20 июнь көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “Китап битләрендә сугыш мизгелләре” - патриотик сәгать үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International