Инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионаты кысаларында ГТО нормативлары тапшырылды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген "Олимп" стадионында инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионаты үтте. Чемпионатта мәктәп яшендәгеләрдән башлап өлкән яшьтәге спортсменнар катнашты. Чемпионат кысасында спортсменнар ГТО нормативларын тапшыра алды. Спортсменнар ГТО тапшыруда үзләрен актив тоттылар һәм һәркайсы алтын значокка ия булуларына ышанды. Стадионда яхшы кәеф, җиңүгә омтылу теләге һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде! Җиңүчеләр диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International