АНО «Балкыш» - (Сияние) реабилитация үзәгендә социаль хезмәткәр көне.

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Эшчәнлекнең ярдәмчел, шәфкатьле һәм тормыш зирәклеге социаль эшләрдәге кебек мөһим роль уйнаган башка бер өлкәсе дә юктыр. Бу һөнәр конкрет кешеләргә ярдәм итеп кенә калмый, ә кешегә кешелекле мөнәсәбәт үрнәге дә бирә. Күп кенә кешеләр социаль хезмәткә эшкә килә, ләкин анда бары тик ярдәм, кайгырту, игътибар, мәхәббәт бар  күңелен һәм йөрәгенең бер өлешләрен бирергә сәләтле кешеләр генә кала.

Ел саен 8 июньдә билгеләп үтелә торган Социаль хезмәткәр көне алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Н. Гайнетдинова һәм Инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм бүлеге башлыгы И.И.Котдусов “Балкыш” (Сияние) тернәкләндерү узәге хезмәткәрләрен шушы бәйрәм белән котладылар. Хезмәткәрләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International