“Серле каләм” иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген, Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәгендә, «Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган  «Гаилә елы» , « Фән һәм техник үсеш елы» на багышланган , Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.


Тантанада филология фәннәре докторы, профессор, Татарстаннын атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин;  Казан федераль университетынын милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире Рәсимә Галиева; Татар радиосы алып баручысы, СММ белгече Зилә Сабитова;  Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов; Татмедиа  акционерлык җәмгыяте филиалы  “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, журналистларнын “Бәллүр каләм”  конкурсы лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбәракова; Татмедиа акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе,  баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова  катнашты.
Бәйгедә барлыгы Саба, Теләче, Балтач,Арча районнарыннан 50 дән артык катнашучы булды, 100 дән артык иҗади эш каралды. Эшләр язмача һәм видеоязмада кабул ителеп, аерым игътибарга алынды. Барлык җиңүчеләргә, актив катнашучыларга, бәйгегә укучыларны әзерләгән укытучыларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
“Серле каләм-2024” иҗат бәйгесенең быелгы ГРАН ПРИ иясе дип, Саба районы Түбән Шытсу төп мәктәбе укучысы  Баһманова Фирүзә  табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International