Мичән авыл җирлеге, Мичән төп мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

24 май көнне Мичән төп мәктәбендә 4 нче һәм 9 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Аларның бу истәлекле көннәренә налог идарәсе җитәкчесе Шафиков Айрат Вазыйх улы, аерым предметлар буенча методист Фаттахова Гүзәл Талиповна, Саба ҖЧҖнең "Мичән" бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафикович, Мичән авылы башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы катнаштылар. Бәйрәмне мәктәп директоры Шайхлисламов Булат Фәнит улы башлап җибәрде һәм килгән кунаклар белән таныштырып аларга сүз бирде. Алар тормышта үз юлларын табарга , максатка ирешү өчен тырышлык кирәклеген аңлаттылар, укучыларга ак юллар теләделәр.  Быел 9 сыйныфны 8 укучы тәмамлады. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Бәйрәм оешкан төстә, бик җанлы үтте. Оештыруда катнашкан һәр кешегә Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International