Яр Чаллы шәһәрендә биатлон ярышы буенча “Энергия Добра” кубогының 6 нчы этабы булып узды

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

18 майда Яр Чаллы шәһәрендә биатлон буенча Энергия Добра Кубогының соңгы этабы узды. Спортчылар дуэль көрәшләрендә ярыштылар. Ярышның бурычы -  барлык тәлинкәләрне көндәшләрдән тизрәк ябу. Ярышлар 2 этапка бүленде: төркем (квалификация) һәм финал.

Турнирда Чаллы, Саба («Сабантуй» спорт мәктәбе) һәм Тукай районнары, Можга шәһәре, Удмурт Республикасы командаларыннан 87 спортчы катнашты. Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча көмеш призер булып Әнвәр Шакирҗанов танылды, ул 2013-2014 елларда туган егетләр арасында икенче урынны алды. Шул ук категориядә өченче урынны Абдуллин Алим алды. Кубокның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары  Әнвәр Шакирҗанов икенче урында, Абдуллин Алим өченче урында. Үз категориясендә (2011-2012 елларда туган яшүсмерләр) Гайнуллин Инсаф икенче урында. Хуҗин Инсаф шулай ук үз категориясендә яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул 5 нче урынны алды һәм чәчәкле тантанага эләкте.

Яшь спортчыларыбызны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International