“Балалар язучылары белән танышабыз”

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

15 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче  номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасының балалары өчен “Балалар язучылары белән танышабыз” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар танылган балалар язучыларының китаплары дөньясы буйлап «Г.Тукай һәм А.Алиш китаплары», «Татар, рус язучылары» тукталышлары белән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Чара балаларның язучылары турында белемнәрен киңәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International