"Георгий тасмасы" акциясе

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

8 майда Курсабаш АМЙ, Сүлә АК, Түбән Утар АК, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана. "Георгий тасмасы" - бу бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватанны һәм аны тышкы дошманнарның һөҗүмнәреннән саклаган кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе. Без тарихыбызны хәтерлибез, үткән һәм хәзерге геройларыбыз белән горурланабыз, Россия халыкларының иң яхшы традицияләрен саклыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International