“Кем булырга?”

2024 елның 20 апреле, шимбә

Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. 19 апрель көнне Саба район китапханәсендә  Саба гимназиясенең 7 “А” сыйныф укучылары өчен “Кем булырга?”дип исемләнгән чара уздырылды. Китапханәчеләр хәзерге заман китапханәчесе  барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы, кеше белән уртак фикер таба белергә, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиешлеген сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар: китапханәче һөнәренә кайда укырга була, китапханәче китапны озак вакыт тапшырмаган яки аны югалткан кешеләр белән ничек эш итә, китапханәдә махсус белемсез эшләргә мөмкинме һәм башка барлык сорауларга да җавап алдылар. Чара  тулы метражлы «Хезмәт кешесе» дип аталган документаль фильмын карау белән тәмамланды. Укучылар документаль фильм караганннан соң һөнәр сайлау үзеннән-үзе яки очраклы булырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International