Мичән авыл жирлеге, Саба ҖЧҖнең "Мичән" бүлекчәсендә язгы кыр эшләре башланып китте. Механизатор Загидуллин Фаяз МТЗ-12 20 тракторы белән күпъеллык печән җирен тырмалау эшен башлады. Механизатор Галимуллин Айдар чәчү агрегаты белән чәчүчеләр: Нургалиев Айдар, Хуҗин Ришат, Сәләхов Хәлилләр белән печән басуын ашлама белән тукландыралар. Исламов Фирзәр чәчү агрегатына ашлама белән тулыландырып тора.