"Бердәм гамәлләр көне" - хәтер сәгате.

2024 елның 19 апреле, җомга

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Бу вакыйганы искә төшерү нияте белән Саба туган якны өйрәнүчеләр музеенда “Яшь тарихчылар” клубына йөрүчеләргә хәтер сәгате уздырылды. Бу чараның максаты 1941-1945 елда оккупацияләнгән территориядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының тыныч совет гражданнарына карата кылган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Чара кысаларында "Вакыт срогыннан башка" видеоролигын карау да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International