“СОЛДАТ АЛЬБОМЫ-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “СОЛДАТ АЛЬБОМЫ-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге бәйге 1-18 нче февраль көннәрендә уздырылды. Ул ике номинациядә үтте. Бәйгегә катнашучылар туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур һәм җылы эчтәлектәге иншалар юлладылар. 

     Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.  

Җиңүчеләр рәтендә Саба районы вәкилләре дә бар иде. Килдебәк авылыннан Рәзинә Нургалиева әлеге бәйгенең дипломына ия булды. Шулай ук Олы Нырты китапханәсеннән Риаз Гайнетдинов, Сабадан Ландыш Тимергалиева рәхмәт хатларына ия булдылар. 

   Чарада җиңүчеләрнең иншаларыннан өзекләр укылды, ә Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Төхфәтуллина чарада катнашучыларга үзенең җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International