Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында экологик тәрбия буенча зур эш алып барыла. Каримуллин Рамзан һәм Газизуллин Кәрим “Урман хуҗалыгы” компетенциясе буенча Регионара “Яшь мастер” чемпионатының муниципаль һәм республика турларында җиңеп, Россия күләмендә чыгыш ясадылар һәм 2 урынга лаек булдылар. Әлеге чемпионатта балалар агач утырту серләренә төшенделәр, ни өчен урманны “Планетабызның үпкәсе” дип атауларына җавап эзләделәр.
Шулай ук “Балачак” балалар бакчасы ел саен “Экояз” конкурсында актив катнаша. Әлеге конкурс кысаларында тәрбиячеләр балалар һәм әти-әниләр белән берлектә төрле экологик проектлар оештыралар. Елга берничә тапкыр күп күләмдә макулатура һәм батарейка җыеп тапшыралар; бакча территориясендәге агачларга сыерчык оялары эләләр, булган ояларны яңарталар. 3 апрель көнне әти-әниләр ярдәме белән уннан артык яңа сыерчык оясы эленде.
Зурлар төркеме балалары “Ут белән шаярма!” исемле экологик әкият белән “Радужная сцена” республикакүләм фестивальдә катнашып, 2 урынга лаек булдылар.
Тәрбиячеләр “Пернатые обитатели Земли” республикакүләм конкурсында актив катнашып, 1 һәм 2 урыннарны яуладылар.