Шәмәрдән авылында ярминкә

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

13 апрельдә Шәмәрдән авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Халык өчен төрле ассортиментта товарлар бар. Барысы да авыл хезмәтчәннәренең үз куллары, үз тырышлыклары  белән җитештерелгән продукция. Шулай ук яшелчә, чәчәк орлыклары, утырту суганы белән сәүдә итүчеләр бар. Чебешләр өчен катнашазыкны бик теләп сатып алалар. Баз бәрәңгесе яныннан да кеше өзелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International