5 апрельдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернат укучылары өчен уен программасын үткәрделәр . Клоуннар Клепа һәм Ириска балаларга күңелле уеннар тәкъдим иттеләр. Сихерче үзенең тылсымлы таягы белән төрле кызыклы фокуслар күрсәтте. Чара дәвамында залда балаларның шат авазы яңгырап торды, барысы да канәгать калды! Күңелле клоуннар балаларны дус, игелекле, игътибарлы һәм бер-берсенә кайгыртучан булырга чакырдылар, ә ахырда катнашучыларга татлы сюрпризлар бүләк иттеләр.