Мичән авыл жирлегендә Зур Ифтар

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Яңа Мичән авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, изге Рамазан аенда Ифтар ашы узды. Ифтарга Көек авылыннан Мостафа хәзрәт чакырылды. Хәзрәт мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Ифтарны оештырган һәм үткәргән өчен спонсорыбыз Шаймарданов Раиль Рафиковичка, җитәкче-ләребезгә рәхмәт белдерәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International