"Яз хәрәкәте" исеме астында вокал һәм хореография сәнгатенең I Бөтенроссия конкурсы

2024 елның 6 апреле, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә "Яз хәрәкәте" исеме астында вокал һәм хореография сәнгатенең I Бөтенроссия конкурсы узды. Анда барлыгы 115 номер катнашты. Конкурста катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен "Яшьлек" хореография коллективы да бар иде ( җитәкчесе Мөбарәкҗанова А.З.). "Хореография" номинациясендә әлеге коллектив 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International