1 апрель көнне Югары Симет авылында яшәүче Хадимуллина Сәрия Газиз кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н. , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р һәм “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Зәйнетдинов Ш.Җ. котлады.