Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Гатиятов Р.Р. социаль хезмәт алучылар, үзәк хезмәткәрләре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Анда гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Ул аларга утсүндергече мисалында аның белән ничек кулланырга һәм янгын гидрантын ничек дөрес итеп тоташтырырга кирәклеген күрсәтте, аннары янгын куркынычсызлыгы буенча барлык кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.