Яз-яңа тормышның башы, ул елмаю, матурлык, кояш һәм, әлбәттә, фантазия вакыты! Кыш әлегә саубуллашырга җыенмаса да, балалар да, өлкәннәр дә кояшның җылы нурлары, беренче чәчәкләр, кошлар җырлау турында хыялланалар. Күптән көтелгән яз инде безнең ишекләрне шакый, бездә шатлык һәм оптимизм уята, күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр белән тулыландыра. 27 март көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән «Туган авылыбызда – яз!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Оештыручылар белән бергә балалар язның төп билгеләрен кабатладылар, табигатьтә күзәтүләр белән уртаклаштылар, яз айларын кабатладылар, елның бу матур вакытына багышланган табышмакларны чиштеләр. Балалар рәсем конкурсына иҗади карадылар, язгы кәефләрен чагылдырып, якты һәм төсле эшләр ясадылар