КЫШКЫ ЧАҢГЫ СЕЗОНЫН ЯБУ

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

КЫШКЫ ЧАҢГЫ СЕЗОНЫН ЯБУ

2024 елның 26 мартында Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, гаилә елы, М.Г. Вәлиуллин һәм И.Ф. Ситдиков истәлегенә багышланган кышкы чаңгы сезонын ябу тантанасын уздырды.

Ярышларда мәктәп яшеннән башлап, өлкән буынга кадәр һөнәри спортчылар һәм үзешчән чаңгы спортын сөючеләр катнашты. Шулай ук  Кукмара, Балтач, Теләче районнары спортчылары да килгән иде. Чаңгы сезонын ябу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы башлап җибәрде. Шулай ук сүз, Миндел Валиуллин һәм Илдар Ситдиковларның туганнарына да бирелде. Алар ярышны уздыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Ярышлар тәмамлангач, һәр категориядә җиңүчеләргә  акчалата  бүләкләр һәм грамота тапшырылды.Стартка килеп җиткән һәр спортчыга исә М.Г. Вәлиуллин һәм И.Ф. Ситдиковның туганнары кечкенә генә бүләк- сувенирлар өләште.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Гомәрова Алисә Магфур кызы һәм "Үсеш" Шәмәрдән лицее педагогы Валиуллин Делюс Миндел улы котлады.

"Яшьлек" яшьләр үзәге әти-әниләргә, тренер-укытучыларга, балаларга, гомумән килгән барлык спортчыларга ел буе оештырылган ярышларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә. Алда үткәреләчәк башка төрле спорт уеннарында да, гаиләләр белән бергә килеп уеннарны, ярышларны бергәләп, күңелле итеп үткәрергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International