Хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы.

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы.

22 нче март көнне, Шәмәрдәндә хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы үтте.

Ярышны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы башлап жибәрде һәм катнашучыларга уңышлар белән яхшы күтәренке кәеф теләде.  Эстафетага 7 команда килде. Барлык уеннардагы кебек үк монда да иң көчле командалар җиңде. Хатын кызлардан гына торган хезмәт коллективлары арасында 

1 урын- "Салават күпере" балалар бакчасы,

2 урын- "Теремок" балалар бакчасы командалары;

Ир-ат һәм хатын- кызлардан торган коллективлар арасында 

1 урын- Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе,

2 урын Шәмәрдән магистраль газ үткәргечләр линиясе җитештерү предприятиесе,

3 урын Шәмәрдән лицее командаларына бирелде.

Шәмәрдән торак коммуналь хуҗалыгы коллективы һәм җаваплылыгы чикле  "Игенче" җәмгыяте командалары актив катнашкан өчен бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International