«Ел тәрбиячесе»

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Һәр ел саен мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң масштаблы һәм әһәмиятле һөнәри осталык конкурсларының берсе - «Ел тәрбиячесе» үткәрелә. 2024 ел да искәрмә түгел. Быел республика этабы тәрбия чарасы, мастер-класс, балалар белән шөгыль һәм түгәрәк өстәл кебек сынаулардан торды. Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Аубәкирова Гөлүсә Фәнис кызы конкурсның барлык этапларында да үзенең профессиональлеген, эшкә иҗади карашын күрсәтә алды һәм жюри әгъзалары алдында лаеклы чыгыш ясады. 22 мартта Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй  улы катнашында бүләкләү булды . Гелюсә Фәнис кызы «Ел тәрбиячесе-2024» конкурсында «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче тәрбияче» номинациясендә лауреат булды. Аны лаеклы чыгыш һәм яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International