Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар белән бергә, язның күркәм бәйрәме – Нәүрүзгә, бирнә җыйдылар. Шулай ук бәйрәм боткасы өчен төрле ярмалар да җыелды. Бирнә җыйганда балалар шаян шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып авыл халкын 24 нче мартта үткәреләчәк нәүрүз бәйрәменә чакырдылар.