Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә капиталь ремонт башлана

2024 елның 22 марты, җомга

«Саба РҮХ " ДАССУның хирургия корпусында әлегә өченче каттан капиталь ремонт башланды. Балалар бүлеге терапия корпусына икенче катка күчерелә, гинекология бүлеге хирургия бүлегендә урнаша. 5,103 мең кв.метрдан артык мәйданлы өч катлы бина этаплап ремонтланачак. Капиталь ремонт 52 млн.сумлык республика бюджеты акчасына башкарыла.
Капиталь ремонт барлык инженерлык коммуникацияләрен, электр һәм су белән тәэмин итүне, җылыту системаларын, вентиляцияне, канализацияне алыштыруны күздә тота. Биналарда тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак, яңа санузеллар, идән япмалары урнаштырылачак. Түбә, су агымы системасын өлешчә алыштыру һәм ремонтлау.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International