"Саба-Арена" хезмәткәрләре үзләренең физик әзерлекләрен ГТО комплексы кысаларында тикшерделәр

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Учреждениеләр, оешмалар арасында ГТО нормативларын үтәү дәвам итә. 20 мартта "Саба-Арена " коллективы үзенең физик әзерлеген тикшерде. Яшьләренә карап, һәркем тиешле нормативларны үтәде.  Нәтиҗәдә, чарада катнашучыларның барысы да диярлек лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.

ГТО комплексының барлык төр сынаулары буенча барлык катнашучыларның нәтиҗәләре Бөтенроссия ГТО базасына кертеләчәк . Спорт чарасы "Саба-Арена" коллективының хезмәткә дә, оборонага да әзер булуын күрсәтте. "Саба-Арена" директоры Багманов Артур Фидаел улына әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткәне һәм бердәм коллектив булдырганы  өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International