6 март көнне Бигәнәй фельдшер- акушерлык пунктында «Диабет һәм аның нәтиҗәләре» дигән профилактик әңгәмә уздырылды, аның максаты-халыкның игътибарын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү иде. Фельдшер Исмәгыйлева И. З. шикәр диабетының беренче билгеләре, аның катлауланулары , даими диспансерлаштыруның мөһимлеге, динамик күзәтү үзенчәлекләре һәм вакытында дәвалау ысуллары турында сөйләде. Авыруны профилактикалауга баланслы туклану һәм сәламәт яшәү рәвешенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук очрашу барышында теләгән һәркем кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәү мөмкинлеге дә алды. Әңгәмә ахырында һәркемгә мәгълүмат буклетлары таратылды.