Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр.

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

2024 елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр социаль адаптация программасында каралган түбәндәге чараларны гамәлгә ашыруга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтүгә бирелә:

а) эшкә урнашу;

б) шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (200 мең сумга кадәр);

в) шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, һөнәри керемгә салым түләүче буларак эшчәнлекне (350 мең сумга кадәр)гамәлгә ашыру;

г) гражданның авыр тормыш ситуациясен җиңүгә юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру.

Социаль контракт Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле аз керемле гражданнарга бирелә.

Социаль контракт - «Демография»милли проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа формасы. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елдан бирле нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.

Сораулар буенча Саба районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International