«Оешма эшчәнлегенә анализ» темасына педагогик совет

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Декабрь ахыры-нәтиҗәләр ясау, киләчәккә юнәлеш билгеләү һәм кыйммәтле тәҗрибә уртаклашу вакыты. 2025 елның 29 декабрендә "Саба-Арена" урта мәктәбендә «Оешма эшчәнлегенә анализ» темасына педагогик совет үткәрелде. Мәктәп җитәкчелеге коллективка нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлады, сәламәтлек, тынычлык һәм муллык теләде. Шулай ук тренер-укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Педагогик коллективыбызны Яңа ел белән котлыйбыз һәм барыгызга да матур Яңа ел каникуллары телибез! Яңа елда яңа көчләр һәм идеяләр белән очрашырбыз!2315:17

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International