8 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Гаилә елы уңаеннан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Туктар авыл китапханәчесе, Мәртен авыл клубы мөдире белән берлектә, "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә катнашучылар музыка композицияләрне белүдә үзара көч сынаштылар һәм үзләренең вокал буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Программа өч өлештән торды. Кичәнең һәр өлешендә төрле буын кешеләре катнашты. Программаның мөһимлеге шунда ки, катнашучылар халык композицияләрен тере тавышка башкардылар. Музыкаль кичә тамашачыга бик ошады һәм аларда халык музыкасына карата зур кызыксыну уятты.