Саба районында беренче тапкыр чаңгы буенча суперспринт үтте.

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

10 март көнне Иләбәр авылында “Яшьлек” яшьләр үзәге  үткәргән тауга каршы чаңгы белән менү ярышларына 100 дән артык кеше килгән иде. Суперспринт- тизлек җыеп килеп, югарыга таба кыска ара узу дигәнне аңлата. Саба районында мондый ярыш беренче тапкыр үтте.
Ярышны Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гильфан улы  Әхмәтов, җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов башлап җибәрде.
Яшьләр һәм спорт булеге җитәкчесе Ирек Гарипов ярышта катнашучыларны позитив рәвештә  канатландырып, аларга үргә таба менәргә көч-куәт биреп торды. Ярыш беренче тапкыр үтсә дә, сынатучылар булмады, һәр катнашучы финишка барып җитә алды. Мондый ярышлар алдагы елларда да уздырылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International