8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан 6 мартта Өч Нарат авыл клубында әниләр өчен "А-ну-ка-мамы" конкурсы һәм “Сезнең өчен, сөеклеләребез!” бәйрәм концерты булды. Концерт башында Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы авылның матур яртысына котлау сүзләре белән чыгыш ясады .Программада авыл җирлегенең сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар башкаруында җырлар һәм дәртле биюләр яңгырады. Бәйрәм программасы кысаларында хатын-кызларга бик күп яхшы сүзләр әйтелде.Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр чыгышы шатлык һәм бәхетнең кабатланмас тойгысын бүләк итте.Бәйрәм концерты бәйрәм өстәле артында дәвам итте, анда безнең матур хатын-кызлар куллары белән әзерләнгән милли ризыклар бар иде.Бәйрәм биюләр белән тәмамланды. Бәйрәм концерты күңелле хатын-кызларга иң яхшы бүләк булды.