Бадминтон буенча 13 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр Татарстан Республикасы команда беренчелеге

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2024 елның 1 мартында бадминтон буенча 13 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр Татарстан Республикасы команда беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Татарстан Республикасы чемпионнары 13 яшькә кадәрге команда зачетында Алексеевск районы җыелма командасы булды. Көмеш медальләрне Казан шәһәре спортчылары яулады. Саба районы һәм Чаллы бадминтончылары «Бронза»да. 🏆17 яшькә кадәрге яшь категориясендә шулай ук Алексеевск районы җыелма командасы җиңү яулады. Казан шәһәренең спортчылары көмеш призерлар. Бронза медальләрне Әлки һәм Әлмәт районнары бүлеште. Ярышларда барлыгы 32 команда катнашты. Җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International