ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА Гран При суперфиналы

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

25 февральдә «Саба-Арена» да «Трейд Металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ ярдәме белән «ТВОРИ ДОБРО» Саба-Арена спорт мәктәбенең Гран При суперфиналы узды. Суперфиналда 4 этап дәвамында иң күп очко җыйган 16 иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз катнашты. Ир-атлар арасында Павел Галанов җиңүче булды, финалда Морат Ибраһимовны 3-1 исәбе белән җиңде. Бронза өчен матчта 3-2 исәбе белән Камил Вилданов Инсаф Сираевны җиңде. Хатын-кызлар арасында пьедесталның беренче баскычына Динара Исмаилованы 3-1 исәбе белән җиңеп, Камилла Шигапова күтәрелде. Бронза өчен матчта Сафира Фәйзетдинова 3-0 исәбе белән Галя Гороховатченконы җиңде. 

Гран прины оештыручылар әлеге проектка спонсорлык ярдәме күрсәтүче Трейд Металл ҖЧҖ һәм Саида ҖЧҖгә зур рәхмәт белдерәләр. 5 ай дәвамында Гран прида Казан, Яшел Үзән, Кукмара, Чаллы, Йошкар Олы, Теләче, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Саба районнарыннан 150дән артык спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International