Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин боерыгы нигезендә, актив гражданлык позициясен тәрбияләү һәм патриотизмны, хокукый мәгърифәтне формалаштыру, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын үстерү максатларында Тимершык урта мәктәбендә «Без киләчәкне сайлыйбыз!» дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде. Әлеге чарада Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы катнашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган ил үсеше турындагы сорауларга җаваплар белделәр.