«Защитники России» автоузышы

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

23 февраль көнне Шәмәрдәндә  Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Защитники России» автоузышы оештырылды. Автоузышның тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машиналар колоннасы Фрунзе, Фатих Кәрим, Азин, Лермонтов урамнары буйлап үтте. Автоузышның төп максаты-авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рух күтәрү. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр куелды. Чик буе гаскәрләренә, Хәрби-Һава көчләренә, хәрби-диңгез флотына автоузыш оештырган һәм анда катнашкан өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International