"Иң шәп әйдаман” конкурсы

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

16 нчы февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы  булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда  оештыручыларыларның  ярдәмчеләре генә түгел, ә  күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.

 Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар һәм төрле педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр.  Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Сәләтле балалар мәктәп – интернатыннан Новикова Ирина танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 5 әйдаман турында, безнең отряд вожатыйлары теләсә нинди эшне башкарып чыга, кыенлыклардан курыкмый дип, ышаныч белән әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International