2024 елны 8 февралендә “Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында «Кече яшьтән музыкаль сәләт үстерүдә музыка фольклор чараларының роле»- дигән темага район музыка җитәкчеләре семинары булып узды. Семинарда музыка җитәкчесе Имамиев И.И. “Фольклор иленә сәяхәт” дигән темага ачык шөгыль уткәрде. Балалар «Каз өмәсе» куренешен куйдылар, үзләренең әзерлекле һәм сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Шөгыльдән соң башка балалар бакчасыннан килгән тәрбиячеләр үзләренең эшләрен күрсәтеп, мастер-класс уткәреп тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.