"Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!» региональ акциясе

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген, 2 нче февраль көнне, гимназия базасында "Җиңүчеләр законы: 100 баллга җитү серләре!»  региональ акциясе  үткәрелде.  Акциянең максаты-2023/2024 уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик  яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү.  Әлеге  чарада районның 11нче сыйныф укучылары һәм узган уку  елында имтиханнарны 100 баллга тапшырган  чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.

 Акция кысаларында, чыгарылыш сыйныф укучылары   БДИга әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешү серләре белән уртаклаштылар.

Акциядә, шулай ук, югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына һәнәри юнәлеш бирделәр.

 #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International