2024 елның 30 гыйнварында Иске Икшермә авылының Мәдәният йортында Иске Икшермә авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов, Саба муниципаль районы прокуроры Р. н. Шәймәрданов, хокук саклау органнары вәкилләре, район оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре, бүлек башлыклары катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2024 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы А.А. Сәхабиев 2023 елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады.Саба муниципаль районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Р. Н.Шәймәрданов авыл җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, прокуратура эшчәнлегенең законны үтәүне контрольгә алуга юнәлдерелгәнлеге һәм прокуратура хезмәткәрләренең гражданнарның законлы хокукларын үтәүне һәрвакыт якларга әзер булуы турында әйтте. .Җыен ахырында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды