Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең тәрбия-белем бирү процессында проект ысулын куллану

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

30 гыйнварда Арча шәһәренең 7нче номерлы «Балачак» балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны нәтиҗәле үстерү шарты буларак полилингваль белем бирү" темасына республикакүләм семинар узды. Семинарда 5нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасының инглиз телен укыту буенча тәрбиячесе Абдуллина Л. Р. үзенең эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

"Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең тәрбия-белем бирү процессында проект ысулын куллану" темасы мисалында Лилия Ринат кызы әлеге ысулның педагогларга гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да командада эшләргә өйрәнергә ярдәм итүен, балаларның мөстәкыйль активлыгын арттырыруын, иҗади фикерләүне, үз-үзеңне аңлауны үстерерүен, кызыксындырган предмет яки күренеш турында мәгълүматны төрле ысуллар белән табарга һәм бу белемнәрне чынбарлыкның яңа объектларын булдыру өчен файдаланырга мөмкинлек бирүен күрсәтте. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең белем бирү системасында ата-аналарның актив катнашуы өчендә уңайлы итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International