«Мунчала чыгару»

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

25 январь көнне район мәдәният йортында "Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә" фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Эзмә авыл җирлеге составына керүче мәдәният һәм учреждениеләр хезмәткәрләре тамашачыларга «Мунчала чыгару» йоласын күрсәттеләр һәм конкурс нәтиҗәләре буенча безнең коллектив район торак пунктлары арасында l урынны алды. Юкә агачы кабыгыннан мунчала әзерләү процессы, музыкаль композицияләр тамашачыларга бик ошады. Алар артистларга көчле алкышлар белән чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International